news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
Фото: Фәрит Мөхәммәтшинның телеграм-каналы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Котлау сүзләрен ул үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, республикабыз, илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарган эшләрегездә уңышлар телим.

Алдан күрүчән, акыллы карарлар кабул итә белүче сәясәтче буларак, Сез республика һәм аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклыйсыз. Уртак максат өчен барысын да берләштерә белгән җитәкче буларак, Сез Татарстанда барган күп кенә мөһим үзгәртеп коруларның инициаторы булдыгыз. Нәкъ менә шуңа күрә сездә һәрвакыт Татарстан Республикасы Рәисе өчен иң кыйммәтлесе - халыкның ышанычы һәм ярдәме, туган Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә хезмәттәшләрегез хөрмәте һәм абруе булды һәм бар.

Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!»

news_right_1
news_right_2
news_bot