news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Ислам илләре белән дин, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия белән ислам дөньясы арасында дин, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә өндәде.

«Бу хезмәттәшлек глобальләшү һәм кризис шартларында дини кыйммәтләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Төрле дәүләтләрнең дини һәм дөньяви уку йортлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары арасында ныклы элемтәләр урнаштыру мөһим. Форум кысаларында яшьләрне дә төрле социаль әһәмиятле акцияләргә җәлеп итәргә кирәк», - диде ул Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның 20 ел элек Малайзиядәге Ислам конференциясендә дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары белән очрашуын искә алды.

«Нәкъ менә шул очрашуда Президент мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне сыйфатлы форматка үзгәртергә тәкъдим итте. Без төркемнең киләсе утырышын Малайзиядә уздырырга ниятлибез. Россиядә ислам дәүләтләрен сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер буларак кабул итәләр», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «Россия - Ислам дөньясы» Халыкара икътисади форумы Россия Президенты Владимир Путин карары белән быел федераль дәрәҗәдә оештырыла.

«Шунысы куанычлы: утырышта Россия һәм чит ил кунаклары форум чараларында актив катнаша», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100