news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтен ныгытуда әхлакый кыйммәтләр мөһим

Миңнеханов: Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтен ныгытуда әхлакый кыйммәтләр мөһим
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм ислам дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуның мөһим факторы - дөнья сәясәте һәм икътисадының проблемалары хәл ителеше, әхлакый кыйммәтләр мөһим, дип саный.

«Бүген катлаулы вазгыять бара - күп полярлы дөнья формалаша. Берничә дәүләт башка илләрнең ресурсларын эксплуатацияләү исәбенә икътисади, сәяси өстенлекләр алды. Ничек кенә тырышсалар да, Россияне изоляцияли алмадылар. Казандагы форумга гына да 80нән артык чит илдән вәкилләр килде. Бу – шуның ачык мисалы», - диде ул Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.

Аның әйтүенчә, катлаулы шартларда Россия мәдәният һәм цивилизацияләрнең күптөрлелеген, дөньяның барлык диннәре өчен рухи-әхлакый кыйммәтләргә таяну кебек принципларга нигезләнгән күп полярлы дөнья төзүне дәвам итә.

Ул илдәге тышкы сәясәтнең Россия Президенты Владимир Путин карары белән расланган яңартылган концепциясе документында беренче тапкыр «Ислам дөньясы» бүлеге кертелгәнен искәртте. «Документта иминлек, тотрыклылык, икътисади проблемаларны төбәк һәм ил дәрәҗәсендә хәл итүдә Россиянең ышанычлы партнерлары булып ислам цивилизациясе дәүләтләре тора диелә», - дип ачыклык кертте ул.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең ислам дәүләтләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытырга омтылуын әйтте. «Илебез ислам дәүләтләренең иҗтимагый-сәяси торышын, рухи-әхлакый кыйммәтен хөрмәт итә. Диннәр арасындагы, мәдәниятара багланышны һәм үзара аңлашуны алга сөрүгә, шулай ук исламофобиягә каршы көрәштә көчләрне берләштерүгә теләктәшлек белдерә», - диде ул.

«Россиянең, күпмилләтле дәүләт буларак, дөнья диннәре вәкилләренең үзара уңай бәйләнешен төзүдә тәҗрибәсе бар. Безнең ил территориясендә гасырлар дәвамында христиан, мөселман, буддист, яһүдләр тату яши, үзара хезмәттәшлек итә. Татарстан – шуның ачык мисалы. Кол Шәриф мәчетен, Благовещение соборын, шулай ук төрле дин гыйбадәтханәләрендә булып, моңа инанырга мөмкин», - диде Рәис.

Ул Халыкара икътисади форум утырышы рухи кыйммәтләрне ныгытуга өлеш кертер дип саный. «Моның нигезе - сәяси һәм дини лидерлар, Россия һәм ислам дөньясы дәүләтләре арасында актив аралашу. Уртак көчләр белән ксенофобия, экстремизм һәм терроризмның төрле күренешләренә каршы көрәшәчәкбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100