news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау буенча тикшерү эшен башлады

Бүген көндез Никифоров урамында 71нче йортта гадәттән тыш хәл булды.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау факты буенча тикшерү башлады. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

  • “Татар-информ” бүген көндез Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортның соңгы катында өч бүлмәле фатирның түшәме ишелүе турында хәбәр иткән иде. Җимерелгән йорттан биш кешене коткарганнар. Зыян күрүчеләрнең икесе бик авыр хәлдә.

Һәлакәт урынында Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов булды. Ул вазгыятьне һәм ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре гамәлләрен контрольдә тотачак.

Прокуратура гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100