news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган тернәкләндерү үзәкләре эшен тикшерә

Тикшерү хосусый реабилитация үзәкләре эшен җентекләп тикшерүгә йөз тота.

Татарстан прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган тернәкләндерү үзәкләре эшен тикшерә
Султан Исхаков

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы прокуратурасы наркоманиядән дәвалый торган реабилитация үзәкләрендә тикшерүләр алып бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан прокуроры ярдәмчесе Камил Даишев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый үзәкләр артуы күзәтелә. “Кызганычка, эшчәнлеге дәүләт тарафыннан көйләнгән, дәвалануга ныклы ышаныч белән барып була торган үзәкләргә караганда, хосусый үзәкләр күбәйде. Закон тарафыннан аларның эше берничек конрольдә тотылмый. Шуңа күрә, тикшерү барышында, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләре, санитар-эпидемиологик нормалар буенча эшләвенә игътибар бирелә. Шундый проблема бар – коттеджларда, хәтта фатирларда оештырыла торган мондый үзәкләрдә тернәкләндерү эше алып барылмый. Кешеләр анда үз ихтыяры белән айлар буе яши, туганнары акча түли, әмма мондый үзәкләрнең нәтиҗәлелеген күрмибез”, - ди Камил Даишев.

Ул, кешене психик һәм наркотик бәйлелектән коткару өчен, профилактика, дәвалау системасы күп төрле этаплардан торырга, анда табиблар да, психологлар да, иҗтимагый оешмалар да эшләргә тиешлеген билгеләп узды. “Кызганыч, мондый үзәкләрдә табиблар, профессиональ психологлар юк. Нинди препаратлар бирүләре аңлашылмый. Мондый үзәкләрдән чыгып, кешеләр барыбер шул элеккеге упкынга төшә. Без бу проблемага җитди карыйбыз. Прокуратура химаясендә масштаблы тикшерү бара, ул әле төгәлләнмәгән. Кайбер үзәкләрне ябу буенча судка дәгъвалар әзерләнәчәк”, - дип, прокурор ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәләре соңрак билгеле булачагын әйтте.

Камил Даишев әйтүенчә, хосусый реабилитация үзәкләрендә ниндидер мыскыллаулар турында имеш-мимешләр йөрсә дә, кешеләрдән үзәкләргә зарланып гаризалар килгәне булмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100