Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты волонтерлар белән аралашты һәм аларга рәхмәт белдерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында волонтерлык өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү чарасында волонтерлар белән очрашты.
«Сезнең файдалы булу, ярдәм итү теләге – иң югары бәягә лаек. Волонтерлык – ул күңел халәте. Сезнең ихтыяр көчегезгә сокланам», - диде Президент очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, волонтерлар хәрәкәте, нигездә, Универсиада вакытында формалашты һәм бүген ул республикада 125 мең кешене колачлый. «Республикада волонтерлар хәрәкәте иң профессиональ һәм әзерлекле. Сез – җитди көч», - диде Президент.
Татарстанда «Ел волонтеры» исеменә лаек булган Аммар Хөссейн үз эшчәнлеге турында сөйләде. Ул ТР Президентына пандемия чорында медицина хезмәткәрләренә кызыл зонада ярдәм итүен әйтте. Түбән Кама укучысы Мансур Габдуллин балалар лагерьларында волонтерлар эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән «Балаларга игелек» проекты турында сөйләде.
Әңгәмә вакытында аерым тема ДНР һәм ЛНР территориясендә гуманитар миссияләрдә катнашучы волонтерларга багышланган иде. Волонтер Игорь Храмов Донецк Халык Республикасына өч тапкыр баруы, анда җирле халыкка ярдәм итүе турында сөйләде. Бүген республикада «Помощь рядом – Ярдәм янәшә» проектында катнашучы 6 меңгә якын волонтер исәпләнә, алар арасында ДНР һәм ЛНРга даими баручы волонтерлар да бар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Куркыныч булуга карамастан, мохтаҗларга ярдәм итү идеясеннән баш тартмаган кешеләрнең батырлыгын да Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте. Соңрак ул очрашуда катнашучылар белән төшкән фотоларны үз телеграм-каналында урнаштырды. «Кемдер кызыл зонадагы хастаханәдә булыша, кемдер экологик проектларга кураторлык итә, ә кемнеңдер алгы сызыкта кешеләргә булышырга батырлыгы җитә. Волонтерлык – көч ул! Һәм безнең волонтерлар иң яхшылары!» - дип язган ул фото янына.
«Ярдәмегез өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!» дип өстәгән Татарстан Президенты.
- Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты шулай ук «Игелекле Татарстан – 2022» премиясен тапшыру тантанасында катнашты һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз