news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ел волонтеры» - Гыйрак студенты Аммар Хуссейнны бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Игелекле Татарстан - 2022» премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне профильле министрлык һәм ведомство башлыклары һәм урынбасарлары бүләкләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Конкурс Гран-прие, шул ук вакытта республикада «Ел волонтеры» исеме КФУның бишенче курсында «дәвалау эше» юнәлеше буенча укучы студент, Гыйрак гражданины Аммар Хуссейнга бирелде.

«Быел Татарстан дүртенче тапкыр рәттән федераль дәрәҗәдә игелекле эшләр төбәге статусын раслады. Без сезнең ихтыяр көчегезгә, риясызлыкка, игелекле булуыгызга һәм сезнең гражданлык үрнәгенә сокланабыз. Моның өчен сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Республика сезнең белән горурлана», - диде Татарстан Президенты волонтерларга.

Ул хәзерге авыр вакытта бердәм булу һәм мохтаҗларга ярдәм итү аеруча мөһим икәнлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасында булышучы волонтерларга, анда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләргә, шулай ук Донбасстан күченергә мәҗбүр булган кешеләр белән эшләүче волонтерларга аерым рәхмәт белдерде.

Җиңүчеләр һәм премия лауреатлары конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Аларны ирекле һәм иҗтимагый берләшмәләр, профильле министрлыклар һәм ведомство лидерлары булган экспертлар, шулай ук «Татарстан Республикасы волонтерларының мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы хезмәткәрләре ачыклый.

Бүләкләр барлыгы 18 номинациядә тапшырылды, алар арасында биш коллектив номинация («Бизнес», «Мәктәп ирекле отряды» һ.б.) һәм 13 шәхси номинация («Елның көмеш волонтеры», «Туризм өлкәсендә ел волонтеры», «Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры», «Гомумроссия «#МыВместе» үзара ярдәм акциясе кысаларында ел волонтеры» һәм башкалар) бар. 

Җиңүчеләргә истәлекле сыннар, премия партнерларыннан бүләкләр, шулай ук халыкара стажировка үтү мөмкинлекләре бирелде. Моннан тыш, Казанда бүген 19.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә көне буе 15 билбордта һәм «Ак Барс Арена» экранында төнге сәгать 12.00дән соң төрле номинацияләрдә җиңүчеләрнең фотосурәтләре урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100