news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

Рөстәм Миңнеханов, Малайзиягә эш сәфәрен тәмамлап, Сингапур Республикасына килде.

Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак
president.tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Малайзиягә эш сәфәреннән соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына килде. Иртәгә ул анда Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.

Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнам рәислегендә узачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашырга һәм Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында, Илкүләм үсеш министрлыгында һәм Коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министрлыгында, шулай ук «Public Service Comission» дәүләт хезмәте комиссиясендә һәм Сингапурның «Government Technology Agency of Singapore» дәүләт технология агентлыгында эшлекле очрашулар уздырырга ниятли.

Тагын Рөстәм Миңнехановның Сингапурдагы эш программасында старт-ап инкубаторда, «Kampung Admiralty» сәламәтлек йортында, «Our Tampines Hub» халыкка хезмәт күрсәтүләр үзәгендә булу, шулай ук Россия-Сингапур бизнес-форумында катнашу һәм Сингапур эшлекле даирәләре белән очрашулар каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot