ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте

18 сентябрь 2018, 16:54 , Фото: president.tatarstan.ru

Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте Рөстәм Миңнеханов белән Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил һәм штатның халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Джимми Поа белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабочий визит в Малайзию

Очрашуда алар үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Президенты республика белән штатның хезмәттәшлеге өчен перспективалар яхшы, дип белдерде.

Рабочий визит в Малайзию

«Джохор штаты - икътисади мөмкинлекләр буенча иң эре төбәкләрнең берсе, икътисадның алгарышлы структурасына ия», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Штат белән республика сәнәгатенең нефть химиясе, химия, электрон, азык-төлек, җиңел һ.б. тармаклары охшаш, дип билгеләп үтте ул.

Рабочий визит в Малайзию

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты делегациясен - киләсе елның апрелендә узачак «Россия - Ислам дөньясы» — «Казансаммит» - XI Халыкара икътисади саммитка, ә штат солтанын үзенә уңайлы вакытта килергә чакырды.

 ÃÂ ÃÂ°ÃÂ±ÃÂ¾Ã‘‡Ð¸Ð¹ визит в Малайзию


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10