news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казанда Төркиянең тышкы эшләр министры белән очрашты

Мәүлет Чавушоглу белән Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.

  • Мәүлет Чавушоглу республикага ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Мәүлет Чавушоглу Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан нефть химиясе продукциясе, газ чыгару һәм медицина җиһазларын Төркия базарында этәрү турында сүз барды.

Татарстанга алдынгы сәнәгать мәйданчыкларына Төркия инвесторларын җәлеп итү һәм төрле уртак проектларны гамәлгә ашыру кызыклы. Хәзер Татарстанда Төркиянең 300дән артык компаниясе һәм Төркия катнашында предприятиеләр эшли. Төркиянең төзелеш оешмаларына шулай ук Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган проектлар кызыклы. Сәламәтлек өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, кече һәм урта бизнес, туризм, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрен өстенлекле дип саныйлар.

Чавушоглу әфәнде Татарстанда беренче тапкыр гына түгел, шулай да республика, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә соклануын дәвам итә.

Төркия тышкы эшләр министрының иртәгесе көне дә вакыйгаларга бай булачак. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашырга планлаштыра.

Моннан тыш, Чавушоглу әфәнде белән Төркия делегациясе вәкилләре «Стамбул» паркында булачаклар, анда Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Кунакны Татарстан Президенты кубогына гольф буенча VIII Хәйрия турнирында көтәләр. Төркиянең тышкы эшләр министры Red Bull Air Race ярышларын карарга да вакыт табарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot