ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Казанга Төркиянең тышкы эшләр министры килде

24 август 2018, 19:21 , Фото: tatarstan.ru

Казанга Төркиянең тышкы эшләр министры килде Очрашудан соң, Мәүлет Чавушоглу һәм Рөстәм Миңнеханов матбугат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Казанга ике көнлек эш сәфәренә Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанга килгәч, ул Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белнә очрашуга китте. Очрашудан соң алар матбугат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәк.

Төркия тышкы эшләр министрының иртәгесе көне дә вакыйгаларга бай булачак. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашырга планлаштыра.

Моннан тыш, Чавушоглу әфәнде белән Төркия делегациясе вәкилләре «Стамбул» паркында булачаклар, анда Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Кунакны Татарстан Президенты кубогына гольф буенча VIII Хәйрия турнирында көтәләр. Төркиянең тышкы эшләр министры Red Bull Air Race ярышларын карарга да вакыт табарга ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10