news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казахстан татарларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Рөстәм Миңнеханов милли эшкә актив яшьләрне җәлеп итәргә чакырды.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты һәм аларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

ТНВның Астанадагы яңа корпункты белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татар һәм башкорт конгрессы җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов “Ана теле” проекты ярдәмендә һәр татарның Интернет аша туган телен өйрәнү мөмкинлеген искә төшерде. Шулай ук ул татар милләтен саклап калуда “ТНВ-Планета” каналының да роле зур икәнен искә алды.

Президент Казахстан татарлары белән аралашкач, аларның теләк-фикерләре исәпкә алыначагын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов җирле татарларны активрак булырга, милли эшләргә яшьләрне тартырга чакырды. Аның әйтүенчә, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең уңай булуы, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның Татарстанга уңай карашта булуы мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә. Шул сәбәпле, ул булган мөмкинлекләрне хәл итеп эшләргә чакырды. “Үзеннән-үзе берни булмый. Туктап торырга ярамый. Туктау ул бетте дигән сүз. Әле тырышып та бик борчыган мәсьәләләр күп”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул яшьләрне Казанга укырга җибәреп, Казахстан татар яшьләре арасында уеннар, конкурслар оештырырга өндәде. “Актив кешеләр булмаса, алып барып булмый. Яшьләр артта басып торырга тиеш. Хәзер хатлар яза торган элекке заман түгел. Мөмкинлекләр бар, ул яктан уңай. Яшьләрне дин, милләт белән кызыксындырып, бу эшкә тартырга кирәк”, - диде ул.

Татарстан Президенты боерыгы белән Казахстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирелде.

Татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклаган өчен Казахстанның татар конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов Фидакарь хезмәт өчен медале белән бүләкләнде.

Музыка сәнгатендәге казанышлары һәм татар мәдәниятен саклап калуга өлеш кертүе өчен Көнчыгыш Казахстан өлкәсе мәдәният, архивлар һәм документлар идарәсенең дәүләт филармониясе артисткасы Камилә Тукановага Татарстан республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, Астана шәһәре “Таң” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәфыйкъ Вәлиевкә Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.

Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы медиа үзәге җитәкчесе Ринат Дусумовка Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.

Казахстанның татар оешмасына истәлекле бүләк – 7 томлы татар тарихы бирелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot