ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Р.Миңнеханов "Татарстан – Яңа гасыр" компаниясенең Казахстандагы корпункты белән танышты

4 июль 2018, 15:21 , Фото: tatar-congress.org

Р.Миңнеханов "Казахстандагы "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", диде Татарстан Президенты.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Астананың "Казмедиа" телеүзәгендә "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты белән танышкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

  • Казахстанда "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты 2018 елның 2 апрелендә ачылган һәм “ТНВ” телеканалында аларның биш сюжеты дөнья күргән.

Казахстандагы “ТНВ” пунктының җитәкчесе Төхбәтова Аделия сүзләренә буенча, хәбәрчеләр Казахстан Республикасында яшәүче татарларның көнкүрешен һәм борчыган мәсьәләрен яктырту максаты белән эшли.

Төрле яшьтәге телевизор караучылар өчен төшерелгән сюжетларларда татар иҗтимагый бергәлекләре, татар телен, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен саклау өчен көч куйган шәхесләр турында сөйләргә ниятлиләр. Шулай ук башка этнослар белән дуслык темасын да  яктыртырга җыеналар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Президенты “ТНВ” хәбәрчеләр пунктына уңышлар теләгән. “Казахстан илендә 200 меңнән артык милләттәшебез яши. Катнаш гаиләләр күп. Гореф-гадәтләребез, динебез уртак, телебез бик охшаш. Бергәләшеп дуслыкта, татулыкта эшләргә язсын”, - дигән ул.

"Хәбәрчеләр пункты ачылу ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", - дигән Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10