news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Instagram – кешеләрнең кәефен белү өчен яхшы алым

Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне итү турындагы онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләрен (аны Президент Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә үткәргән иде) шәрехләде.

Татарстан Президенты: Instagram – кешеләрнең кәефен белү өчен яхшы алым
архив tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Instagram социаль челтәре кешеләрнең кәефен белергә мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә, аның шәхси сәхифәсендә үткәрелгән онлайн-тавыш бирү турындагы сорауга җавабында шулай дип белдерде.

«Минем «Инстаграм»да язылучылар бик күп, шуңа күрә нәтиҗә дә шундый яхшы булгандыр, мөгаен. Кешеләрнең 89 проценты 31 декабрьне ял көне итүне яклап тавыш бирүенә үзем дә гаҗәпләндем, - диде Миңнеханов. - Без моның халыкның кәефен белү өчен яхшы форма икәнлеген аңладык».

Татарстан Президенты декабрь уртасында Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә 31 декабрьне ял көне итү турында онлайн-сораштыруга старт бирде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьдәге эш көненең 28 декабрьгә күчереләчәге турында игълан итте.

ТР Хөкүмәте йортында ТР Президентының ел нәтиҗәләренә һәм Татарстан хакимият органнары алдында торган бурычларга багышланган зур матбугат конференциясе башланды. Очрашуга Россия һәм республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100