news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы үзара файдалы элемтәләр ныгыр һәм үсәр дигән ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
president.tatarstan.ru

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Магнитогорск шәһәренә эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борис Дубровский белән Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе сәфәрен оештыруда һәм тармакның иң эре оешмасы - Магнитогорск металлургия комбинатын карауда ярдәм иткәне өчен Борис Дубровскийга рәхмәт әйтте. 

Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе Татарстанның төбәкара сәүдә-икътисад элемтәләре буенча, әйдәп баручы партнерлары исемлегенә керә. Хезмәттәшлек 2018-2020 елларда Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасындагы Килешүне тормышка ашыру Планы буенча бара. Килешүгә быелның июль аенда Екатеринбургта ИННОПРОМда кул куелды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, төбәкара товар әйләнеше 35 миллиард сумнан арткан. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы үзара файдалы элемтәләр ныгыр һәм үсәр дип ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot