ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Магнитогорск металлургия комбинатын Татарстанның төп партнеры дип атады

1 октябрь 2018, 10:51 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Магнитогорск металлургия комбинатын Татарстанның төп партнеры дип атады Татарстан Республикасы делегациясе домна мичләрендә металл кою, калын табаклы калай җитештерү цехын карады.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Магниторгорск шәһәренә эшлекле сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Магнитогорск металлургия комбинаты"нда булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнехановны комбинат эшчәнлеге белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы Рәисе Виктор Рашников таныштырды. Татарстан Республикасы делегациясе домна мичләрендә металл кою, калын табаклы калай җитештерү цехын карады.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в г. Магнитогорск

“Магнитогорск металлургия комбинаты - безнең КАМАЗ, Әлмәт торба заводы, Позис, Форд Соллерс һәм башка күп оешмаларның мөһим партнеры”, - диде Рөстәм Миңнеханов Борис Дубровский һәм Виктор Рашников белән аралашкан вакытта. “Татарстанга гына ел саен 12 миллиард сумга 310 мең тонна металл китерелә. Быелның маенда Алабугада без Сезнең белән Комбинатның һәм Джошкуноз төрек компаниясенең сервис металл җитештерү үзәгендә яңа һәм заманча производство эшләтеп җибәрдек. Безнең төбәкләрнең эшчәнлеге үсәр, дип өметләнәм”.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в г. Магнитогорск

  • Бүген “Магнитогорск метталургия комбинаты” дөньякүләм эре корыч җитештерүчеләр рәтенә керә. Россиядә кара металлургия оешмалары арасында алдынгы урыннарны алып тора. 2017 елда ММК Группасы тарафыннан 12,9 миллион тонна корыч һәм 11,6 металл продукция товары җитештерелгән. Шул сәбәпле, Магнитогорскины Россиянең металлургия башкаласы дип атыйлар.
  • Бүген Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәренә эш сәфәренә килде. Татарстан Президентының Чиләбе өлкәсенә баруының төп максаты — төбәкләр арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү.


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10