news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Чаллының ике театры артистларына атказанган исемен бирде

Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән Ева Мингажева һәм Марина Николаевага дәрәҗәле исем бирелде.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының ике актерына Татарстан Республикасы атказанган артисты исемен бирде. Бу хакта указ ТР Президенты рәсми сайтында урнаштырылган.

Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Яр Чаллы курчак театры артисты Ева Мингажева һәм «Мастеровые» Рус драма театры артисты Марина Николаевага дәрәҗәле исем бирелде.

Элегрәк Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев киләсе елда Чаллы театрларына күчәргә туры киләчәген хәбәр итте. Автошәһәр башлыгы татар драма театры “Колизей” күңел ачу комплексының буш бинасына күчәчәк, ә бушап калган бинаны Яр Чаллы курчак театрына булачак, дип ачыклык кертте.ул

news_right_1
news_right_2
news_bot