news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Буа районында урып-җыю барышы белән танышты

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы суктырылган.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Буа районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты очкычта йөреп район кырларын һавадан карады. Шуннан соң Кыят авылы тирәсендә муниципалитет аграрийлары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм комбайнчылар белән сөйләште, аларның эш шартларын, туклануын белеште һәм эш буенча башка сораулар бирде. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры иң яхшы комбайнчыларны республика һәм муниципаль дәрәҗәдә бүләкләр системасы турында кыскача гына сөйләде.

Урып-җыю кампаниясе барышы белән Буа районы башлыгы Марат Җаббаров таныштырды. Аның сүзләренә, быел урып-җыю кампаниясе 24 июльдә старт алган. 13 августта районда бөртекле һәм кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы - 55,1 меңнән 28,4 мең гектарында (51,5 процент) суктырылган. 70,7 мең тонна бөртек суктырылган, уңыш гектардан уртача 24,9 центнер чыга.

Моннан тыш, районда терлек азыгы әзерләү бара, кырларда салам җыела. Уҗым чәчүгә якынча 20 мең гектар җир әзерләнгән.

Татарстан Президентына шулай ук районда мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, мини-ферма һәм фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үсешенә ярдәм итүдә кайбер республика программаларының тормышка ашырылуы барышы турында әйттеләр.

Рөстәм Миңнеханов “Кыят” җәмгыяте ындыр табагы мисалында орлыкны саклау эше белән танышты.

Ындыр табагының гомуми мәйданы 5 га. 2006 елдан биредә орлыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеге өстенлек итә. Өч ындыр табагында 21 бөртек саклау склады бар, анда 11,5 мең тонна орлык сыя. Бөртек эшкәртү комплексы эшли. 2017 елда сату өчен 2136 тонна элиталы орлык әзерләнгән. 2013 елдан 2018 елга кадәр биш яңа бөртек саклау склады төзелгән, тагын унысы төзекләндерелгән. 2018 елда ике ябык складка капиталь ремонт үткәрелә.

  • Рөстәм Миңнеханов Буа районына кадәр Тәтеш районында булды. Анда ул шулай ук урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты һәм кайбер объектларны карады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100