news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз

Рөстәм Миңнеханов орлык материалы сыйфатына җитди игътибар кирәклеген дә әйтте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында язгы чәчү алдыннан җирләргә ашлама кертү мәсьәләсенә тукталды.

«Бу мәсьәләдә системалы эшләгән хуҗалыклар да бар. Тик бүген тупланган ашлама гектарына 25 тәэсирле матдә, бу әле бик аз. Бездәге ярдәм формалары белән бәйле сораулар хәл ителгән. Ләкин финанс схемаларын эзләргә кирәк. Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз. Федераль лимитлар да чикле. Бәлки, өстәмә ресурслар формалаштырып булыр», — дип мөрәҗәгать итте Президент министр Марат Җәббаровка.

Рөстәм Миңнеханов, язгы кыр эшләрен кирәкле ресурслар белән тәэмин итәр өчен, банклар белән актив эшләргә кирәклеген әйтте. Шулай ук, предприятиеләрнең ярдәмен билгеләп узды. «Татнефть» компаниясе булышты, быел «Таиф» та ярдәм итәргә сүз бирде. Аванс белән аларга рәхмәт әйтик», — диде. Зал алкышлады.

Президент сыйфатлы орлыкчылыкка да игътибар юнәлтте. «Кондицион булмаган орлыклар чәчмәгәнгә 300 мең тонна ашлык югалтабыз. Орлык материалы сыйфатына җитди игътибар кирәк», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100