news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һәр сантиметр җир кыйммәтле, ул файда китерергә тиеш

Президент авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне бүлгәләүне контрольгә алырга кушты.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һәр сантиметр җир кыйммәтле, ул файда китерергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шушы проблемага тукталды.

Президент республикада кулланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре мәсьәләсе актуальлеген әйтте. «43 мең гектардан былтыр әйләнешкә нибары 7,9 мең гектар кертелгән», — диде. Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Яшел Үзән районнарына шикаятьләр булуын, бу проблемада билгесез позициядә торган милекчеләр гаебе дә булуын ассызыклады.

«Безгә салым салу, җәза кертү буенча бөтен хокукый юлларны актив куллану кирәк. Һәр очрак буенча ачыкларга кирәк», — дип, Рөстәм Миңнеханов район башлыклары, җаваплы ведомстволарны бу эшкә игътибарларын юнәлтүләрен сорады.

«Җирнең булганда гына кадерен белмисең. Ә аны кире кайтарып та, зурайтып та булмый. Күпме бар, шулкадәр бар, шуңа сакларга кирәк. Могҗиза була алмый. Һәр сантиметр җир кыйммәтле. Безнең буын гына түгел, алдагылар да шушы җирләрдән файда күрергә тиеш», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов җир бүлгәләү схемалары, шәһәр янында торак пунктлар өчен бирелгән җирләр булуын искәртте.

«Тәртип урнаштырырга кирәк. Хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәчәкбез. Кемнән нәрсәдер тартып алу соравы тормый, ләкин син планлаштырасың икән, җир шунда яшәүчеләргә файда китерергә тиеш», — диде. Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне бүлгәләүне контрольгә алырга кушты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100