news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты алты бала анасына медаль тапшырды

Рөстәм Миңнеханов балалар ялын оештыручылар белән сәламәтләндерү объектларының җәйге кампаниягә әзерлеге турында фикер алышты.

Татарстан Президенты алты бала анасына медаль тапшырды
Татарстан Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара балаларны яклау көнендә Түбән Камада яшәүче алты бала тәрбияләүче Гөлчәчәк Шәмгуновага «Ана даны — Материнская слава» медален тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты «Кама» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлеген оештыру үзәгендә булганда, Шәмгунова Гөлчәчәк Рәшит кызын «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләде», — диде әңгәмәдәш.

Республика җитәкчесе Шамгуновларның ике улына һәм кызына «Кама» үзәгенә юллама тапшырды.

Бүген Татарстан Президенты яңартылган «Кама» сәламәтләндерү үзәгендә булды, ул «Артек» Халыкара балалар үзәге филиалларының берсе булачак. Ул Zoom форматында объектларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлеге турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100