news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан «Артегы»ның җәйге сезонга әзерлеген тикшерде

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында 218 меңгә якын яшь татарстанлы ял итә алачак, бу максатка Татарстан бюджетыннан 1,6 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан «Артегы»ның җәйге сезонга әзерлеген тикшерде
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган «Кама» сәламәтләндерү лагерендә булды. ул «Артек» Халыкара балалар үзәге филиалларының берсе булачак. ТР Президентына оешманың җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлеген күрсәттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  

«Кама» үзәге Каракүл күле ярында төзелгән. Ул корпуслар, уен мәйданнары, спорт һәм рекреацион зоналар комплексыннан тора. Лагерьның дүрт йокы корпусы 168 урынга исәпләнгән, шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары булган балалар өчен урыннар каралган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Артек» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе дирекциясе арасында килешү имзаланды, аның нигезендә «Кама» үзәге Халыкара балалар үзәге филиалларының берсе булачак. Яңартылган лагерьга беренче юлламаларны Covid-19 авыруларын дәвалаучы медицина хезмәткәрләре балалары алды.

Лагерьда булганда Татарстан Президенты балалар белән видеоконференция элемтә режимында аралашты. «Мин балачакта лагерьда ике тапкыр ял иттем. «Артек»та да булдым. Анда, әлбәттә, яхшы, әмма сезнең монда тагын да яхшырак», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Президент, видеоэлемтәдә катнашучыларның берсе соравына җавап биреп.  

Шулай ук Zoom форматында Рөстәм Миңнеханов балалар ялын оештыручылар белән җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләсендә фикер алышты. Татарстан Президенты ял итү урыннарын әзерләгәндә санитария-эпидемиология торышын исәпкә алу зарурлыгына аерым игътибар булырга тиешлеген әйтте. Бу мәсьәләне хәл итүдә төп өстенлек - балалар сәламәтлеге, дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында Татарстанда 218 меңгә якын бала ял итә алачак. Балалар ялына республика бюджетыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

«Җәй — балаларга» республика программасы кысаларында быел барлыгы 11 балалар сәламәтләндерү лагере, биш яшьләр үзәге, 17 яшьләр-яшүсмерләр клубы ремонтланачак. 2019-2021 елларга программаны финанслауның гомуми күләме 7 млрд сум тәшкил итә, биредә балаларның 94 җәйге ял итү объектын реновацияләү дә керә. Программа чаралар өчен 22 спорт мәйданчыгы, медицина пунктлары һәм модульле корпуслар урнаштыруны, коммуналь челтәрләрне яңартуны күздә тота.

«Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен уңайлы шартлар булдыру безнең өстенлекле эшчәнлек булып тора. Шуңа күрә ял итү һәм сәламәтләндерү өчен яңа урыннар булдыру һәм булганнарын төзекләндерү, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгы елы программасының мөһим өлешенә әверелде», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100