news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парк һәм скверлар дирекциясе: Бюджетта “Черек күл”дә аккошлар саклау каралмаган

Паркта кошларны 2 июньдә суга җибәрелгәннән соң бер ай дәвамында гына сакладылар.

Татарстан парк һәм скверлар дирекциясе: Бюджетта “Черек күл”дә аккошлар саклау каралмаган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Казанда “Черек күл” паркында кара Австралия кошларын саклау бер айга гына каралган булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан парк һәм скверлар дирекциясеннән хәбәр иттеләр.

“Хәзерге вакытта парк мәйданында шәхси сак предприятиесе эшләми. Бюджет тарафыннан паркны карап тотуда ул каралмаган. Дөнья чемпионаты вакытында полиция тарафыннан күзәтү болай да көчәйтелгән иде”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Матбугат хезмәтендә Татарстан парк һәм скверлар дирекциясенә парк территориясендә хуҗасыз этләр йөрүе турында шәһәр халкыннан хәбәрләр алынуы әйтелгән.

“Татарстан парк һәм скверлар дирекциясе хуҗасыз хайваннарны тоту белән шөгыльләнми, шунлыктан аларны тоту буенча махсус хезмәткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Әлеге хезмәткәрләр килгәндә анда этләр юк иде”, - диелгән хәбәрдә.

Хәзерге вакытта ата кош канәгатьләнерлек хәлдә. Кошны вакытлыча Казандагы ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәгенә җибәргәннәр.

Австралия кара кошлары Одиллия һәм Зигфрид “Черек күл” паркына 2 июньдә җибәрелгән. Әлеге паркта Одиллияне эт талап үтергән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100