Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәме мөселманнарны берләштерә
Казанның яңа Әхмәтзәки мәчетендә узган Ураза гаетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү Россия мөселманнарын берләштерәчәген әйтте.
Мөфти бу елның Татарстан һәм Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле ел булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, безнең Болгар бабаларыбыз 1100 ел элек Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итеп, үзләренең барыр юлын сайлаган.
Камил хәзрәт бу зур, тарихи юбилейны зурлап уздыруга Татарстан җитәкчелегенең зур игътибар бирүен ассызыклады.
Татарстан мөфтие мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикләде. «Чын күңелдән сезне әлеге мөкатдәс көн белән тәбрик итәм. Аллаһ изге Рамазан аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде», — диде ул.
Шулай ук мөфти халыкка Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлауларын җиткерде.
- Ураза гаете Казанның яңа Әхмәтзәки мәчетендә узды. Бәйрәм вәгазеннән соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар биредә беренче намаз укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
- Мәчет танылган дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин хөрмәтенә аталган. Ул 20 ел дәвамында Мәрҗани мәчетенең имамы булып тора. Әхмәтзәки мәчетенең гыйбадәт кылу заллары 500 кешене сыйдыра. Мәчеттә дини-дөньяви белем бирү өчен дә аерым бина бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз