Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Татарларның тәкъдире - динебезне тирә-якка тарату
Казанның яңа Әхмәтзәки мәчетендә Ураза гаете узды. Бүген әлеге мәчет өчен тарихи көн. Бәйрәм вәгазеннән соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар биредә беренче намаз укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларның тәкъдире - Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка Ислам динен таратуда дип саный. Бу турыда ул вәгазендә әйтте.
«Безнең Болгар бабаларыбыз да үзләренең барыр юлларын сайлаган һәм 1100 ел элек Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән. Бу тарихи юбилейны зурлап уздыруга Татарстан җитәкчелеге зур игътибар бирә. Чөнки Россия Ислам дөньясының зур бер өлеше. Исламны бөтен ил буйлап үз вакытында татарлар тараткан. Шулай булгач татарларның тәкъдире – Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка динебезне таратудыр бәлки», - диде мөфти.
Камил хәзрәт татарларның Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән иман китереп, аның өммәтеннән булу бәхетенә ирешүен билгеләп үтте.
«Кемдер Аллаһының яраткан өммәтеннән булгач, ни өчен халкыбызның язмышы авыр дип әйтергә мөмкин. Әйе, татарларның язмышы бик катлаулы һәм гыйбрәтле. Әмма татарлар башка халыклар һәм дәүләтләр кебек юкка чыкмаган. Без бүген Россия киңлегендәге иң бай һәм чәчәк атучы республикаларның берсендә яшибез. Җир өстендә күкрәп игеннәр үсә, астында нефть чыга. Бу Аллаһның нигъмәтләре түгелме?» - диде ул.
Мөфти Татарстан җитәкчелегенең республиканы мөселманнар яшәеше өчен иң уңайлы төбәк ясавын әйтте.
«Бездә гөрләп мәчет-мәдрәсәләр эшли, азан тавышлары өзелми, Коръән кыйммәтләре тирә-юньгә чәчелә, хәләл яшәү рәвеше, ислам мәгарифе һәм фәне алга атлый. Иман китерергә, динебез кушанча яшәргә безгә бернинди тоткарлыклар юк. Без Раббыбыздан имин тормыш, муллык, тынычлы сорый алабыз. Әмма сорыйбызмы соң?» - диде Камил хәзрәт.
Камил хәзрәт татарларны хак динебез булуына шөкер итәргә өндәде. «Кешелек тарихында бик күп халыклар диннән язып, үз бозыклыклары белән үзләрен харап иткәннәр. Аларны дингә каршылыклары өчен Аллаһы Тәгалә җир йөзенән юкка чыгарган. Без бүген сөннәт кушканча яшибезме, әллә нәфес коллары булып, байлыкка сәҗдә кылабызмы? Шәйтан кануннары белән яшәгәнгә сөенеп, татарлар да үзләрен харап итү дәрәҗәсенә җитмәдеме?» - дип сорау бирде ул.
Мөфти килгән бәхетсезлекләрдә дәүләт һәм җитәкчелектән гаеп эзләмичә, үзебезгә үзгәрергә, хак юлга басарга, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлакауны сорап, динебез кушканча яшәргә өндәде.
- Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә «Бәхеткә һәм тынычлыкка ирешү юлы - халыкларның дингә килүендә», дип әйткәнен язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз