news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бәхеткә һәм тынычлыкка ирешү юлы - халыкларның дингә килүендә

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бәхеткә һәм тынычлыкка ирешү юлы - халыкларның дингә килүендә
Владимир Васильев

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Әхмәтзәки мәчетендә Ураза бәйрәме вәгазендә бәхеткә һәм тынычлыкка ирешүнең юлы халыкларның динле булуында икәнлеген әйтте. 

«Рамазан ае безне гөнаһлардан тыелып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте. Бәхеткә ирешүнең юлын күрсәтте. Чөнки кешелек дөньясына төшкән бөтен афәтләрнең сәбәбе бер - гөнаһка бату. Аллаһыбыз безне бу турыда кисәтә. Сезгә килгән һәр бәла - кулларыгыз казанган сәбәпле. Раббыбыз адәм балаларының барысы да гөнаһлы, аларның башларына үз гамәлләре аркасында кайгылар төшә дип әйтте. Ләкин Аллаһы Тәгаләбез гафу итәргә һәм гафу сораганны ярата»,  - диде мөфти. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин ни өчен дөньялар тыныч түгел, халыклар кайчан бәхетле булачак  дигән сорауга җавап бирде. 

«Аллаһы Тәгалә милләтләрне һәм дәүләтләрне барлыкка китерүче дә, юкка чыгаручы да. Кешелекне ул үзенә гыйбәдәт кылсыннар өчен барлыкка китергән. Кешелекнең яшәү мәгънәсе шул. Барлык халыклар да динле булырга тиеш. Халыкның дине юк икән - юлы юк, юлы юк икән - киләчәге юк дигән сүз. Чөнки дин җәмгыятьнең тәртибен һәм кагыйдәләрен билгели. Юлда кагыйдәләрсез йөрү һәлакәткә китергән шикелле, кагыйдәләрсез яшәү фаҗигагә китерә», - диде ул. 

Казанның яңа Әхмәтзәки мәчетендә Ураза гаете узды. Бүген әлеге мәчет өчен тарихи көн. Бәйрәм вәгазеннән соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар биредә беренче намаз укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100