news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга авылларда торакның 1 квадрат метры бәясен раслады

Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елга авылларда торакның 1 квадрат метры бәясен раслады
Фото: «Татар-информ»

ТР Министрлар Кабинеты 2024 елга Татарстан авылларында торакның бер квадрат метры бәясен раслады. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган карар нигезендә, киләсе елда бер квадрат метр бәясе 31,8 мең сум тәшкил итәчәк.

Документта искәртелгәнчә, билгеләнгән сумма «торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен» кулланыла.

Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган инде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда техник карау өчен түләүнең чик күләмнәре артачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot