news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан Татарстанда транспортны техник карау үткәрү өчен түләүнең чик күләме арта

1 гыйнвардан Татарстанда транспортны техник карау үткәрү өчен түләүнең чик күләме арта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда транспорт чараларын техник карау өчен түләүнең чик күләме расланды. Ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Республика Министрлар Кабинеты карарыннан шул күренә.

Техник карау үткәрү транспортның төрле категорияләрендә кыйммәтләнә. Мәсәлән, М1 категориясе өчен (машина йөртүчедән тыш, утыру урыны 8дән артык булмаган җиңел автомобильләр) түләү күләме 913 сумнан 1022 сумга кадәр арта. М2 категориясе өчен (пассажир ташу транспорты, утыру урыны 8дән, авырлыгы 5 тоннадан артык түгел) 1563 сумнан 1749 сумга кадәр артачак.

М3 категориясе өчен техник карау бәясе 2113 сум, N1 (йөк ташучы) — 1118 сум, N2 — 2038, N3 категориясе өчен 2200 сум тәшкил итәчәк.

О1, О2 (прицеплар) — 843 сум, О3, О4 — 1424 сум, L (мототранспорт чаралары) — 359 сум.

Моннан тыш, бу категорияләр базасында махсус транспорт өчен дә түләүнең чик күләме каралган. Бәясе 395 сумнан (L) алып, куркыныч йөк ташучы транспорт чараларына (N3 базасында) 2848 сумга кадәр тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100