news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее ветераны: Фатих Кәрим рәнҗетелгән булса да, үпкәсен белдермәгән

Татарстан Милли музее ветераны: Фатих Кәрим рәнҗетелгән булса да, үпкәсен белдермәгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музей ветераны Флюра Дәминова әйтүенчә, шагыйрь Фатих Кәримне төрмәгә утырткан булсалар да, ул үпкә белдереп шигырьләр язмаган.

«Фатих Кәрим тирән белемле, кызыксынучан кеше булган. Кыска гомере, аянычлы язмышы булуына карамастан, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән – һәммәсенә өлгергән. Мине иң гаҗәпләндергәне – аның төрмәдә булганда язылган шигырьләре. Аклангач та, фронтка китә ул. Рәнҗетелгән булса да, мин аның үпкә тотып язылган шигырьләрен очратмадым. Фатих Кәрим хатыны Кадрия Ишуковага, кызлары Ада һәм Ләйләгә шулкадәр нәфис хисләр саклаган, аларны сагынып язган сагышлы хатлары мине тетрәндерде», - диде Флюра Дәминова.

Маргарита Бәдретдинова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Казанда исәпләү техникасы тарихы» музее директоры Маргарита Бәдретдинова Фатих Кәримнең кызлары – Ада һәм Ләйлә Кәримовалар белән якыннан аралашкан.

«Ләйлә Кәримова бөтен гомерен әтисенең иҗатын барлауга, өйрәнүгә багышлады. Бертуган апасы Ада Кәримова минем белән бер курста Казан университетының физика-математика факультетында укыды. Алар сөйләвенчә, Фатих Кәрим концлагерьдә ГУЛАГта утырганда да шигырьләр иҗат итүен дәвам иткән. Хатыны Кадрия апа Ишукова Фатих абыйның ГУЛАГтан җибәргән һәр хатын җыеп, аларны күчереп язып барган», - диде ул.

Маргарита Бәдретдинова билгеләп үткәнчә, Фатих Кәрим төрмәдән азат ителгәч, фронтка китәргә әзерләнеп йөреп, гаиләсе белән фотога төшәргә өлгерми кала. «Фронтта булганда да гаиләсенә хатлар язудан туктамый. Бу хатларның һәрберсе сакланган. Фатих Кәримнең гаиләсенең тырышлыгы белән шагыйрьнең барлык документлары, кулъязмалары, хатлары сакланып калган», - диде ул.

Фатих Кәримнең костюмы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Фатих Кәрим 1938 елның 3 февралендә кулга алынгач, хатыны Кадрия Ишукова авыр тормыш шартларында яшәргә мәҗбүр була. Шулвакыт Фатих Кәримнең Башкортстанда яшәүче өлкән апасы үзенең пәлтәсен җибәрә. «Кадрия, пәлтәне сатарсың, балаларны киендерерсең», - дип әйткән. Фатих Кәрим барлык күңел җылысын, мәхәббәтен шигырь юлларына салган. Бабам Фатих Кәримне искә алу чарасына килгән һәркемгә рәхмәтлемен», - диде Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов.

Фатих Кәримнең шинеле

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее фәнни-экспозицион бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина Татарстан Милли музее фондларында Фатих Кәрим белән бәйле 300гә якын музей берәмлеге саклануын әйтте.

«Аларның күбесе документаль чыганакларга карый. Алар арасында фоторәсемнәр, Фатих Кәримнең 17 көндәлеге, костюмы, шинеле бар. Көндәлекләрендә танышларына язган кулъязмалары, патриотизм идеяләре белән сугарылган әсәрләренең караламалары урын алган. Шинельне ул сугышка барганда кигән. Экспонатларны Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова, соңрак кызы Ләйлә Кәримова тапшыра», - диде Миләүшә Хәйруллина. Әлеге экспонатлар музейда даими экспозициядә тора.

Кичәнең алып баручысы Данис Хисмәтуллин Фатих Кәримне 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән сугыш барган көннәрдә «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш, дигән шарт белән иреккә чыгаруларын искәртте. «Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, 30 декабрьдә Фатих Кәрим Миславский урамы, 8 нче йорттан фронтка чыгып китә», - дип сөйләде ул.

Фатих Кәримнең көндәлекләре

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган шигъри-музыкаль кичәдә 36 гимназия укучылары шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыды. «Бөек Ватан сугышы елларында безнең гимназиядә № 2782 госпитале урнашкан була һәм анда Фатих Кәрим дәвалана. Еллар үтсә дә, без шагыйрьнең хәтерен онытмыйбыз, аның истәлегенә гимназиядә «Фатих Кәрим галереясе» эшли», - диделәр.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100