news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф һәм фән министрына ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр

Ведомство башлыгының беренче урынбасарлары вазифасын хәзер Андрей Поминов һәм Илсур Һадиуллин башкара.

Татарстан мәгариф һәм фән министрына ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр
Рамиль Гали

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка  ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр. . Тиешле Татарстан Министрлар Кабинеты карарын 2017 елның 29 декабрендә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Шул ук көнне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасар итеп, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин билгеләнде.

Шундый ук вазифаны министрлык аппаратында 2014 елның августыннан Андрей Поминов (министрның гадәти урынбасары булып ул 2007елдан эшләп килде) били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100