ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

8 гыйнвар 2018, 10:25

Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде Илсур Һадиуллин 2007 елдан Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсен җитәкләде.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта Татар-информга үз чыганагы хәбәр итте.

Илсур Һадиуллин 1964 елның 18 октябрендә туа.

1989 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы белшечлеген ала. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

1993 —1994 — Казанның № 71 мәктәп директоры;

1994 — 1997 — Казанның № 155 гимназия директоры;

1997 — 2002 — ТР Мәгариф Министры беренче урынбасары;

2002 — 2004 — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2004 — 2007 — ТР мәгарифне үстерү Институты ректоры;

12.02.2007 — хәзерге вакытка кадәр — Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе рәисе

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр