news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие мөселманнарга туры килә торган вакцинаны сайлап прививка ясатты

«Зур җыелышларда катнашканда, чит илләргә барганда белешмә кирәк. Бу вакцина безгә туры килә», — ди мөфти.

Татарстан мөфтие мөселманнарга туры килә торган вакцинаны сайлап прививка ясатты
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясатты.

«Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе 15 апрельдә булырга тиеш. Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк. Шуңа да ул миңа күбрәк туры килә. Голәмәләр советы белән дә киңәшләштек», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти вакцина ясатуының сәбәпләрен атады.

«Зур җыелышларда катнашканда, чит илләргә барганда белешмә кирәк. Аннан соң, әйткәнемчә, бу вакцина безгә туры килә. Прививканы сизмәдем дә. Бер мизгел эчендә булды», — диде Камил хәзрәт.

Ковидка каршы вакцинаны шулай ук башка хәзрәтләр һәм православие дин әһелләре ясатты.

«Прививка ясаттым да, авыртмыйм дигән сүз түгел. Шуңа да медицина битлекләрен киеп йөрергә кирәк. Безнең хастаханәдә 4,6 меңнән артык кеше прививка ясатты инде», — диде 7 нче номерлы хастаханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасын хәләл дип таныды, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100