news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасын хәләл дип таныды

Вакцинада этил спирты микъдары мөселман кешесе өчен рөхсәт ителгән нормада санала.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы Ислам күзлегеннән «Спутник V» вакцинасын куллану рөхсәт ителә дип саный.

Дин белгечләре, Коръәнгә сылтама ясап, кеше тәненнән алынган компонентлар булганда, куллану мөмкин түгеллегенә басым ясый. «Әмма шунысын да искәртергә кирәк, кайбер очракларда галимнәр бу мәсьәләдә билгеле бер йомшаклык кертә. Кеше гомерен саклап калу, аның сәламәтлеген саклау мөһим санала», — диелә Интерфакс хәбәрендә.

Вакцинада этил спирты микъдары мөселман кешесе өчен рөхсәт ителгән нормада санала.

Нәтиҗәдә, мөселманнар Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасыннан файдалану мәсьәләсендә «артык нәзбереклелек» күрсәтмәскә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot