news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язды.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә дуңгыз итенә куелган "хәләл" этикеткасына бәйле низагка аңлатма биргән.

"Бу - дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү, бөтен хәләл индустриягә күләгә төшерә", - дигән мөфти. Ул алга таба да ышаныч факторының хәләл продукция җитештерүдә төп принципларның берсе булуын әйткән.

Мондый низаглар икътисадның хәләл секторы һәм тулаем мөселман бизнесы үсешенә тискәре йогынты ясый, дигән Камил хәзрәт.

Мөфти шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитетына мондый хилафлыкларга юл куймау юнәлешендәге эшчәнлеге һәм әлеге мәсьәләдә катгый позициядә торганы өчен рәхмәт әйткән.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин "Челны-мясо" компаниясенең "Хәләл" стандарт комитеты рөхсәтеннән башка ит продукциясенә "хәләл" дип язылган стикер ябыштыру фактына җәмәгатьчелекнең тиз арада тәэсир итүен дә искә алган. 

"Бу очрак кешеләрнең үз диннәре өчен борчылуы хакында сөйли", - дигән Камил хәзрәт.

  • "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100