Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Бүген өйләгә мәчетләрдә Коръән чыгу төгәлләнәчәк
Татарстан мөфтие һәм митрополиты коронавирус эпидемиясе чорында тормыш мәгънәсе турында уйланырга өнди.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан мәчетләрендә Коръән чыгуны бүген тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.
«Шушы авыр чорда владыка белән уртак мөрәҗәгать әзерләдек. Бөтен дөнья мөселманнары өчен 1803 елда нәшер ителгән беренче Казан басма Коръәне бар. Чәршәмбе көнне аны һәр мәхәлләдә укып чыгарга дигән карарга килдек. Бүген өйләгә төгәлләячәкбез, аннары Аллаһы Тәгалә шушы афәттән коткарсын дип дога кылачакбыз», — диде мөфти.
Камил хәзрәт зур мәчетләр ябык булуын, шуңа җомгага кеше җыела алмаячагын искәртте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә бу дөньяның кыйммәте турында уйланырга, якыннарны кайгыртырга өндәде. Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгатендә дә шул хакта әйтелә.
Дин әһелләре коронавирус эпидемиясе чорында тормыш мәгънәсе турында ныграк уйланырга өнди.
Татарстанның ислам һәм православие лидерлары коронавирустан сакланырга чакыра
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз