news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ислам һәм православие лидерлары коронавирустан сакланырга чакыра

«Бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи һәм традицион кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, игелеклелек, кеше хәленә керү һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте», диелә мөрәҗәгатьтә.

 Татарстанның ислам һәм православие лидерлары коронавирустан сакланырга чакыра
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Ватаныбыз, республикабыз һәм бөтен дөнья зур куркыныч алдында калды. Әлеге куркыныч кешеләрне җенесенә һәм яшенә аермый, милләтенә һәм социаль хәленә, дини ышануларына карамый. Бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи һәм традицион кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, игелеклелек, кеше хәленә керү һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте, дип искәртә алар.

«Кадерле дин кардәшләребез! Без, Татарстанның ислам һәм православие лидерлары, Сезгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан коронавирус инфекциясеннән саклану өчен күрелә торган барлык чараларны төгәл үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Дин тотучыларга санитар-гигиена һәм эпидемиология чараларын тайпылышсыз үтәүгә бәйле зур җаваплылык йөкләнгән.

Шуны аңларга тиешбез: вакытлыча кертелгән чикләү чараларының төп максаты — үзебезнең, якыннарыбызның гомерен саклау, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуына тиз арада чик кую.

Мохтаҗларга — авыруларга, өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтү турында онытмаячакбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһы Тәгалә безне бәла-казалардан һәм авырулардан сакласын, Татарстанның һәр гаиләсенә, һәр өйгә тынычлык һәм иминлек алып килсен!» — диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100