news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәлак булган уҗымнар өчен компенсацияне якын арада алырга өметләнә

Республикада 200 мең гектар мәйданда уҗымнар һәлак булды, зыян якынча 1,5 млрд сумга бәяләнә.

Татарстан һәлак булган уҗымнар өчен компенсацияне якын арада алырга өметләнә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанда уҗымнарның 200 мең гектар мәйданда һәлак булуын, зыянның якынча 1,5 млрд сумга бәяләнүен искәртте һәм килгән зыян өчен компенсацияне якын арада алуга өметләнүләрен әйтте.

Министр сүзләренчә, Татарстан югалтуларны өлешчә компенсацияләү буенча нинди дә булса карар көзгә кадәр кабул ителер дип өметләнә. Әлегә компенсациянең суммасы билгеле түгел. “Бу әлеге зыянны каплау өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан каралган гомуми суммага бәйле", - диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, якланган документлар нигезендә, зыян күргән субъектларга бу сумма бүлеп биреләчәк. “Бу суммага без РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында документларны якладык. Безнең барлык документлар да Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан кабул ителде”, - диде министр.

Зыян күрү турында документларны илнең башка төбәкләре – Башкортстан, Мордовия, Оренбург һәм Самара өлкәләре дә тәкъдим иткән.

  • Татарстанда көзге культуралар 561 мең га мәйданда, шул исәптән көзге бодай – 428,6 мең га, көзге арыш – 126,9 мең га, тритикале – 5,3 мең га чәчелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100