news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кырларыннан чөгендер тулысынча җыеп алынган, кукурузны җыю дәвам итә

Чөгендер уңышы 423 ц/га тәшкил итә. Кукуруз уңышы - 14,3 ц/га.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы вәзгыять белән таныштырды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада шикәр чөгендере тулысынча җыеп алынган. Барлыгы 3 млн. 130 мең тонна, уңыш 423 ц/га – бу Татарстанда шикәр чөгендере игү тарихында иң зур уңыш.

Көнбагыш соң өлгергәнгә һәм дымлылыгы югары булганга күрә күп кенә мәйданнарны җыю ноябрь азагына калдырылган. Тәүлегенә 3,5 мең тонна җыела. 33 мең га җыясы калган. Уңыш - 14,3 ц/га.

Бөртекле кукуруза буенча да шул ук хәл. 16 мең га җыясы калган (7%тан ким). Эшләр 4-5 көннән тәмаланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot