news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кырларында кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс җыю эшләре бара

Кукурузны октябрь ае буе игәчәкбез, диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 9 октябрь,  "Татар-информ, Чулпан Шакирова). Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю эше дәвам итә. Бүгенге көндә бөртеккә кукуруз суктыру, көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс, бәрәңге җыю эше тулы куәтенә бара. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларга сөйләде.

"Без хәзер, табигать шартларын исәпкә алып, маржиналь культуралар үстерергә дә өйрәндек. 8 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 43,4 мең гектар мәйданнан 1508,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Бу – планның 68 процентын тәшкил итә", - диде министр.

5,2 мең гектар мәйданнан 142 мең тонна бәрәңге алынган. Бу – планның 87 проценты дигән сүз. Бер гектардан уртача уңыш – 276 центнер.

3,5 мең гектардан 15,1 мең тонна кукуруз суктырылган. Уңыш – 42,8 /га.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, көнбагыш уңышын җыюга 18 район кереште. Бүгенгә 14,6 мең гектардан көнбагыш җыелган. Уңыш күләме - 17,2 ц/га.  "Аның сатып алу бәясе дә яхшы -  килограммы 20 сумнан. Рапска да бәяләр начар түгел", - диде ул.

"Республика хуҗалыклары 1,2 мең гектар мәйданнан яшелчәләрне җыеп алды. Тулаем җыем 24,4 мең тоннаны тәшкил итә. Бу – бер гектар җирдән 206 центнер уңыш дигән сүз. Кукурузны без октябрь ае буе җыячакбыз, бәлки ноябрьнең бер өлешенә дә чыгарга туры килер", - диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100