news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавирусның иң аз үсеш темпы булган төбәкләр исемлегенә керде

Россиядә бер тәүлек эчендә Covid-19 белән авыручыларның рекордлы саны ачыкланды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-инфонрм»). Татарстан Covid-19 инфекциясенең иң аз үсеш темпы булган төбәкләр исемлегенә керде. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә.

«Тәүлек эчендә иң аз үсеш темпы булган субъектлар: 1) Чечен Республикасы — 0,2%; 2) Тыва Республикасы, Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,4% <…>, — диелә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.

Моннан тыш, Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә, Башкортостанда авырулар саны тиз күбәйгәннән күбәя (үсеш темпы — 0,5%).

Тулаем алганда, Россия буенча Covid-19 авыруы үсеше 1 процентка тигез. Соңгы тәүлек эчендә ил буйлап рекордлы санда — 12 мең 126 кеше авырый башлады.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100