news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башыннан бирле Covid-19 авыруының 7 мең 480 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланган
Михаил Захаров

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус авыруының 32 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелеге (Роспотребнадзор) хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Үткән тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы 7 мең 480 очрак бар», — диде Авдонина.

Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавирус авыруына 6 меңгә якын ПЦР-текст уздырылган. Covid-19 инфекциясе белән авыру шиге булган яисә авыручылар белән контактта торган 785 кешене табиблар күзәтеп тора.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итүенчә, тәүлек эчендә республиканың 19 кешесе коронавирус авыруыннан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100