Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгара башлый
Аудиокитаплар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөнья күрәчәк.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан китап нәшрияты быелдан башлап аудиокитаплар чыгара башлый. Бу хакта “Татар-информ”га нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.
“Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур, ул без бүген генә уйлап тапкан ихтыяҗ түгел. Хәзер күпләрнең озаклап китап укырга вакыты юк. Укучыларыбызның күпсанлы мөрәҗәгатен исәпкә алып, без әлеге эшкә керештек”, - диде Сәгъдәтшин.
Адиокитаплар “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чыгачак. Бүген студиядә тавыш яздыру эшләре бара.
“Президентыбызга зур рәхмәт, ул бу идеяне хуплады. Әгәр алга таба да ихтыяры булса, без татарча аудиокитапларның иң зур базасын ясарга өметләнәбез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
“Быел татар халык әкиятләре, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз. Эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, юридик килешүләре расланган әсәрләр яздырырга ниятлибез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
- Китапларны www.tatkniga.ru сайтына урнаштырачаклар. Аларны тыңлау бушлай һәм теләгән һәркем файлны үзенә күчереп алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз