ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан китап нәшриятында быел аудиокитаплар яздырылачак

3 сентябрь 2018, 14:04 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан китап нәшриятында быел аудиокитаплар яздырылачак “Ел ахырына кадәр Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз”, - диде нәшрият директоры.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быелдан башлап Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгарачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

“Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур. Мондый китаплар әле күп түгел һәм булганнарында да авторлык хокуклары тулысынча каралмаган. Алар төрле чыганакларда, сайтларда "яши". Тикшерә башласаң, йә аларның форматлары туры килми, йә юридик мәсьәләләр бар. Без ел азагына кадәр шактый гына аудиокитаплар чыгарырга да планлаштырабыз. Инде бу эш акрынлап башкарыла. Студияләрдә тавыш яздырабыз. Быел Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Татар халык әкиятләре, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз”, - диде Сәгъдәтшин.

  • Татарстан китап нәшриятында быел социаль әһәмияткә ия 124 исемдәге китап басылып чыгачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10