news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Валерий Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

«Лукойл» Директорлар советы рәисе 91нче яшендә вафат булды.

Татарстан җитәкчелеге Валерий Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге «ЛУКОЙЛ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.Валерий Грайфер кичә, 24 апрельдә, 90 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Валерий Исаакович Грайфер 1929 елның 20 ноябрендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакуда туган. 1952 елда «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү» белгечлеге буенча И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын тәмамлаган.

Валерий Грайфер хезмәт эшчәнлеген 1952 елда «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтнефть» трестының 1нче промыселында мөдир булып башлый. Ул «Татарстанның зур нефтьен беренче табучыларының берсе» була. 20 ел дәвамында «Татнефть» предприятиеләрендә нефтьче нефть чыгару буенча мастер ярдәмчесеннән баш инженер вазифасына, аннан берләшмә башлыгы урынбасарына кадәр юл уза.

Шул ук вакытта Грайфер ТАССРның нефть ятмаларын эшкәртүгә, нефть тармагы белән идарә итү структурасын камилләштерүгә һәм «Татнефть» инженер мәктәбен булдыруга зур өлеш кертте. Ул төзегән инженерлык эшләнмәләре хәзер дә Россиянең нефть сәнәгатендә кулланыла.

«Нәкъ менә шушы чорда яңа ятмаларны эшкәртүгә актив җәлеп итү һәм Татарстан нефть сәнәгатендә тармак инновацияләрен киң кертү нәтиҗәсендә ел саен нефть чыгаруның рекордлы – йөз миллионлы дәрәҗәсенә ирешелде», - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча консультанты, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Ренат Мөслимов имзалады. 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең Директорлар советы рәисе Валерий Грайферның үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде. Хөкүмәт телеграммасы «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» ГАҖ президенты Вагит Алекперов адресына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100