Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ике-өч елда үзен төшле культуралар белән тулысынча тәэмин итәчәк
Алар 8,3 мең га мәйданда үстерелә.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан алдагы ике-өч елда үзен төшле җимеш культуралары белән тулысынча тәэмин итә алачак. Бу хакта ТР вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
“Соңгы елларда фермерлар җиләк культуралары, күпьеллык үсентеләр белән актив шөгыльләнә башлады. Алар 8,3 мең га мәйданда үстерелә”, - диде министр. Ул бу юнәлештә эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен стимуллар булдырылуын әйтте. Марат Әхмәтов фикеренчә, 2-3 елдан бу культураларны Татарстан үзенә җитәрлек күләмдә җитештерә алачак.
Быел 150 гектар җиләк-җимеш культураларын үстерү ниятләнә. Алардан 1,1 мең тонна уңыш алу фаразлана.
Министр быел 100 гектар мәйданда бакчалар җәелдерү күздә тотылганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз