news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа әгъзалары билгеләнде

Алар – Яна Сирюкова һәм Ринат Йосыпов.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында депутатлар Иҗтимагый палатаның ике яңа әгъзасын раслады. Алар – Яна Сирюкова һәм Ринат Йосыпов.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстан территориясендә гамәлдә булган иҗтимагый берләшмәләрдән өч кандидатура тәкъдим ителүен әйтте. Алар Иҗтимагый палатада бушаган ике урынга дәгъва кылган.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары итеп, А.Н Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның физик культура һәм спорт кафедрасы мөдире Ринат Йосыпов һәм «Яшьләр институты» оешмасы генераль директоры Яна Сирюкова сайланды.

«Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге» иҗтимагый оешмасы президиумы рәисе Александр Даренков кертелмәде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot