news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Иҗтимагый палатасы составы расланды

Палатаның яңа җитәкчесен сайлау мәсьәләсе 2020 елның 16 гыйнварында карала.

Татарстан Иҗтимагый палатасы составы расланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасының Татарстан Президенты һәм республика Дәүләт Советы раслаган әгъзалары җыелышы узды. Җыелышта палатаның калган өчтән бер өлеше формалашты. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы егерме әгъза расланды. Алар арасында «Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе» башлыгы Ирина Александровская, «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев, «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы әгъзасы Анастасия Исаева һәм башкалар бар.

«Татарстан Иҗтимагый палатасына Татарстан территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалардан үз вәкилләрен палата составына кертү турында 40 гариза керде», - диделәр матбугат хезмәтендә. Иҗтимагый палата 60 кеше составында формалаштырылган.

Татарстан Иҗтимагый палатасының хәзерге рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, оешма җитәкчелеген алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда ТР Дәүләт Советында узачак гомуми утырышта каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100