news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фомин: Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгын алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда карала

Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы булачак дигән хәбәрне Анатолий Фомин расламады.

Фомин: Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгын алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда карала
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгын алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда гомуми утырышта каралачак. Моңа кадәр әлеге вазифага «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева күчә дигән хәбәр таралган иде. Палатаның хәзерге җитәкчесе Анатолий Фомин бу мәгълүмат турында фикерләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Әлегә мондый мәсьәлә күтәрелмәде. Ул пәнҗешәмбе көнне 16.00 сәгатьтә булачак гомуми җыелышта гына хәл ителә», — диде Фомин.

Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы «бүген республика Иҗтимагый палатасының соңгы 20 әгъзасы буенча карарлар кабул ителә», дип өстәп әйтте.

Элегрәк аноним Telegram-каналда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасын җитәкләячәк дигән мәгълүмат чыккан иде. «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Вәлиеваның үзеннән оператив комментарий ала алмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100