news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хуҗалыклары язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү эшләрен төгәлли

Язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү өчен 1,5 млрд сумлык запас частьлар сатып алынган – бу кирәкле сумманың 82 проценты, диде Марат Әхмәтов.

Татарстан хуҗалыклары язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү эшләрен төгәлли
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан хуҗалыклары 2019 елгы язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү эшләрен төгәлли. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт йортында киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елгы чәчү камппаниясендә 11 мең трактор, 670 чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 6,4 культиватор һәм башка техника катнашачак. «Республика хуҗалыклары чәчү машиналары ремонтын тәмамлый, нигездә аларны төрле эшләргә яраклаштыру буенча зур эш башкарыла», – диде Марат Әхмәтов.

Министр фикеренчә, хезмәт һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә потенциалын куллануны дөрес оештырган очракта, техника чәчү эшләрен ике атнада тәмамлау мөмкинлеге бирә.

30 мартка булган мәгълүматлар буенча язгы кыр эшләрендә катнаша торган тракторларның 95 проценты, культиваторларның 99 проценты һәм чәчкечләрнең 92 проценты, катнаш агрегатларның 97 проценты ремонтланган. Язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү өчен 1,5 млрд сумлык запас частьлар сатып алынган – бу кирәкле сумманың 82 проценты, диде Марат Әхмәтов.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Әгерҗе, Апас, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары әлегә техника ремонты өчен кирәкле запас частьларның яртысын гына сатып алган. Ике атнадан кырга чыгуны исәпкә алсак, запас частьлар сатып алырга ашыгырга һәм ремонт эшләрен тизләтергә кирәк. Ремонт чыгымнар таләп итә, диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100