news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын яшелчә белән тәэмин итүдә кыенлыклар юк – Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Аграрийлар республиканы тәэмин итәрлек һәм чит төбәкләргә сатарлык яшелчәне үстерә дә, җыя да алды, диде Илдус Габдрахманов.

Татарстан халкын яшелчә белән тәэмин итүдә кыенлыклар юк – Авыл хуҗалыгы министрлыгы
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан халкын яшелчә белән тәэмин итүдә кыенлыклар күзәтелми. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Кичә Президентыбыз эш сәфәре белән Арча районында булып, “Кырлай” хуҗалыгында бәрәңге игү эше белән танышты. Республика буенча 6 мең гектарда икенче икмәк үстерәбез. Дөрес, уникешәр мең гектарда бәрәңге үстергән чаклар да бар иде. Бүген бәрәңгене җитештерү генә түгел, сата белү дә кирәк. Шуңа күрә республикада барлык ихтыяҗны тәэмин итәрлек стратегик хуҗалыклар барлыкка килде. Шуның берсе, әйткәнемчә, Арча районындагы “Кырлай” җәмгыяте 1200 гектарда икенче икмәк үстерә. Без кичә булган басуда бер гектардан 500 центнерга якын бәрәңге уңышы чыга. Бәрәңге Европада ничек үстерелә, биредәге җайланмалар да шул ук технологик таләпләргә җавап бирә. Сыйфаты буенча да, сортлары буенча да сүз әйтеп булмый. Икенче зур җәмгыять – Алабуга районындагы “Вятские Зори”. Нурлатта шулай ук бәрәңге игүче хуҗалыклар бар, “Нармонка”, “Бөреле” хуҗалыгы яшелчә һәм бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә”, - диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, быел республикада бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителеш буенча проблема юк.

“Эре җитештерүче компанияләр бәрәңгене КАМАЗ белән генә сатуга көйләнмәгән, бүген алар сәүдә челтәрләренә дә үз продукциясен тәкъдим итә ала. Кишер, кәбестә уңышы да начар түгел. Республика үз-үзен тәэмин итәрлек һәм чит төбәкләргә сатарлык яшелчәне үстерә дә, җыя да алды”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100